news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ноябрь бәйрәмнәрендә Татарстанда Күп функцияле үзәкләрнең эш графигы үзгәрә

Татарстанда ноябрь бәйрәмнәрендә Күп функцияле үзәк филиалларының эш графигы үзгәрә. Бу хакта Татарстандагы Күп функцияле үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«3 ноябрьдә, бәйрәм алды эш көнендә «Мои документ» офисларында эш көне бер сәгатькә кыскара», – диделәр ведомствода.

Казандагы «Южный», «Советский», «Приволжский», «Кулагинский», «Вахитовский», «Московский», «Дербышинский», «Юдинский», «Авиастроительный» һәм «Салават Күпере» микрорайонындагы бүлекләр 8.00 – 16:00 сәгатьләрдә эшләячәк. «Зареченский» һәм «Гагаринский» бүлекләренең эше 11:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр озайтыла.

Чаллыдагы «Центральный», «Набережно-Челнинский» һәм «Тукаевский» бүлекләре 3 ноябрьдә 8:00 – 16:00 сәгатьләрдә эшләячәк. Бу көнне башка район филиалларында да шулай ук 8:00 – 16:00 сәгатьләрдә кабул итәләр.

4 ноябрьдә бөтен Россия буенча Халыклар бердәмлеге көне уздырыла, 6 ноябрьдә Татарстанда республика Конституциясе көне бәйрәм ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100