news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ноябрь бәйрәмнәрендә татарстанлылар рәттән өч көн ял итәчәк

4, 5 һәм 6 ноябрь – ял көннәре булачак.

(Казан, 26 октбярь, “Татар-информ”). Быел ноябрь башында татарстанлылар өч көн рәттән ял итәчәк. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 4, 5 һәм 6 ноябрь ял көннәре булачак, ә 3 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскара.

4 ноябрь, җомга көнне Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә, ә 6сы якшәмбе – Татарстан Конституциясе көне.

2016 елның 29 сентябрендә кабул ителгән “Татарстан Республикасы бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турындагы” республика законына төзәтмәләр нигезендә, ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта, Татарстанда өстәмә ял бирелми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100