news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ноябрь бәйрәмнәрендә шәһәр яны поездларының хәрәкәт итү расписаниесе үзгәртелә

Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен расписаниега төзәтмәләр кертелә

 (Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Ноябрь бәйрәмнәрендә шәһәр яны поездларының хәрәкәт итү расписаниесе үзгәртелә. Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен расписаниега төзәтмәләр кертелә, дип хәбәр итә “Содружество” ААҖ.

Шулай итеп, 31 октябрьдә поездлар пассажирларга, җомга, эш көне расписаниесе буенча хезмәт күрсәтәчәк.

1, 2, 3 ноябрьдә составлар ял көне, шимбә расписаниесе буенча йөриячәк. Икенче көнне шулай ук ял көне хәрәкәт графигы буенча йөриячәкләр, ә 5 ноябрьдә эш көне режимына әйләнеп кайталар.

Шәһәр яны поездларының төгәл расписаниесе турындагы мәгълүматны билет кассаларында һәм “Содружество” ААҖ сайтында белергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot