news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ноябрь бәйрәмнәрендә Казан музейларына керү бушлай булачак

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Татарстан башкаласында 80гә якын чара оештырылачак.

Ноябрь бәйрәмнәрендә Казан музейларына керү бушлай булачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Халыклар бердәмлеге көнендә, 4 ноябрьдә, Казанның барлык музейларына керү бушлай булачак. Мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Екатерина Әхмәтшина ТР башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Казан» милли-мәдәни үзәге бәйрәм тарихына багышланган лекцияләр, презентацияләр һәм экскурсияләр оештыра. Муниципаль музейларда әдәби кичәләр һәм күргәзмәләр узачак. Шәһәрнең барлык музейларына да керү бушлай булачак», - диде ул.

Әхмәтшина Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Казанда 80гә якын чара оештырылачагын искәртте.

Россиядә Халыклар бердәмлеге көнен беренче тапкыр 2005 елның 4 ноябрендә билгеләп үттеләр. Бәйрәм 1612 елда Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесенең Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итүе хөрмәтенә гамәлгә куелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot