news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ноябрь аенда Татарстанда куллану бәяләре индексы 100,6 процент тәшкил иткән

Идел буе федераль округының 14 төбәге арасында Татарстан 2010 елның ноябрендә 2009 елның декабренә карата куллану секторында бәяләр үсеше буенча 13 нче урынны били

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). 2010 елның ноябрь аенда Татарстанда куллану бәяләре индексы 2010 елның октябренә карата – 100,6, 2009 елның декабренә карата – 107,2 һәм 2009 елның ноябренә карата 107,6 процент тәшкил иткән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.
Шул исәптән, тауарларга куллану бәяләре индексы 2010 елның ноябрендә 2010 елның октябренә карата – 100,8, 2009 елның декабренә карата – 107 һәм 2009 елның ноябренә карата 107,4 процент тәшкил иткән.
Хезмәтләргә куллану бәяләре җыелма индексы 2010 елның ноябрендә 2010 елның октябренә карата – 100, 2009 елның декабренә карата – 107,8 һәм 2009 елның ноябренә карата 108,2 процент тәшкил иткән.
Идел буе федераль округының 14 төбәге арасында Татарстан 2010 елның ноябрендә 2009 елның декабренә карата куллану секторында бәяләр үсеше буенча 13 нче урынны били.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100