news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ноябрь аенда кыска эш атнасы булачак

Ноябрь аенда кыска эш атнасы булачак

Ноябрь аенда татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә. Бу 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү белән бәйле.

Бәйрәм алдыннан, Россия Хезмәт кодексының 95 маддәсенең 1 өлеше нигезендә, 3 ноябрьнең эш көне 1 сәгатькә кыскарачак, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Шулай ук 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә. Быел бәйрәм якшәмбегә туры килә. Әмма, төбәк законнары нигезендә, ял көннәре һәм бәйрәм көннәре бер көнгә туры килгәндә, өстәмә ял көне бирелми.

Шулай итеп, татарстанлылар өч көн рәттән – 4, 5 һәм 6 ноябрьдә ял итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot