news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ноябрь аенда күп функцияле үзәк һәм почта бүлекчәләренең эш графигы үзгәрә

Якын көннәрдә Татарстанда почта бүлекчәләре Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү сәбәпле вакытлыча үзгәртелгән график буенча эшләячәк.

3 ноябрьдә почта бүлекчәләренең эш көне 1 сәгатькә кыскара. 4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә, ял көне булачак. Почта бүлекчәләре гадәти режимда 5 ноябрьдән эшли башлаячак, дип хәбәр итә «Россия почтасы» матбугат хезмәте. Авыл почта бүлекчәләренең эш графигы төрле булырга мөмкин, алар турында тулырак сайтта белергә мөмкин.

Күп функцияле үзәк офислары шулай ук үзгәртелгән график буенча эшләячәк. 3 ноябрьдә «Минем документлар» офисларында эш көне 1 сәгатькә кыскара. Совет, Идел буе, Вахитов, Мәскәү, Авиатөзелеш районнары, Дәрвишләр, Юдино бистәләре, Кулагин бүлекчәләре, шулай ук Салават Күперендәге пункт 8:00 дән 16:00 гә кадәр эшләячәк.

Заречный һәм Гагарин бүлекчәләрендә килүчеләрне 11.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр, дип хәбәр ителә «Минем документлар» сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100