news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ноябрь аенда Казанда Татарстан халыклары корылтае узачак

Ноябрь аенда Казанда Татарстан халыклары корылтае узачак

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бу атнада Татарстан Президентының республика территориясендә яшәүче халыкларның съездын уздыру турындагы Указы дөнья күрде. Күпмилләтле Татарстан өчен зур әһәмияткә ия булган җыен 3 ноябрьдә Казанда узачак.

Бүген аны оештыру комитеты үзенең беренче утырышына җыелды. Татарстан халыклары съездына әзерлек һәм үткәрүне оештыру комитетын Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли. Оештыру комитеты рәисе урынбасарлары өчәү – ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев. Комитет составына шулай ук ТР Президенты, Хөкүмәте, Дәүләт Советы Аппаратының җаваплы вәкилләре, министрлык-ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, республикада яшәүче халыкларның милли-этник берләшмәләре җитәкчеләре һ.б. кергән.

Татарстан халыкларының беренче корылтае узып, республикада милли-мәдәни берләшмәләр ассоциациясе төзелүгә быел 15 ел. «1990 еллар башында узган беренче корылтай Татарстанда яшәүче этнослар һәм халыкларны берләштерүдә, хакимият белән гражданнарны бер-берсенә якынайтуда мөһим роль уйнады», – ди Фәрит Мөхәммәтшин. Оештыру комитеты рәисе белдергәнчә, озак еллардан соң яңадан җыелуның максаты – республикада гомер кичерүче төрле конфессия, милләт вәкилләре арасындагы толерантлыкны яңа дәрәҗәгә күтәрү, аларны борчыган проблемаларны өйрәнеп, рухи-мәдәни үсешенә мөмкинлекләр ачу. Утырышта билгеләп үтелгәнчә, корылтайга әзерлек белән бәйле киң масштаблы чаралар узар дип көтелә. Шуларның берсе – республикакүләм этномәдәни эстафета. Татарстанда милләтара мөнәсәбәтләргә багышланган социологик сораштырулар уздыру ниятләнә. Бу вакытка кадәр төбәк милли сәясәтен тормышка ашыру программасы проектын эшләп бетерү бурычы да куела. Ул Татарстан халыклары корылтаена фикер алышуга чыгарылачак.

Вакытның аз, ә эшнең күп булуын күздә тотып, Фәрит Мөхәммәтшин оештыру комитеты әгъзаларын бу эшкә җаваплы һәм инициативалы карарга чакырды. Съездның уңышлы узуы өчен киң колачлы аңлату эшләрен башлап җибәрергә кирәк.

ТР Президенты Указы нигезендә, корылтайның программасын эшләү Министрлар Кабинетына йөкләнгән. Документ проектын алар оештыру комитеты каравына сентябрь ахырында тәкъдим итәргә тиеш.

ТР Президенты парламентка еллык юлламасында Татарстан халыклары милли-мәдәни берләшмәләре ассоциациясенең (АНКО) ролен күтәреп, аның статусын Татарстан халыклары ассамблеясе дәрәҗәсенә күтәрү хакында тәкъдим белән чыккан иде. Оештыру комитетының бүгенге утырышында әлеге мәсьәлә дә кузгатылды. Ассамблеяга эшләү өчен бина мәсьәләсен хәл итәсе бар. Халыклар дуслыгы йорты бинасы бердән иске булса, икенчедән, аны да АНКО Ауразия берлеге оешмалары белән бүлешергә мәҗбүр. Фәрит Мөхәммәтшин оештыру комитеты составында булган башкала җитәкчеләренә алар өчен кичекмәстән яңа урын табу эшен йөкләде. Ә бу бина тулысынча ассамблея карамагына бирелергә тиеш. Республика җитәкчелеге бинаның янкормасы төзелешен корылтайга кадәр тәмамлап бетерү бурычын куя. «Татарстан халыклары ассамблеясе биредә хуҗа булып, югары дәрәҗәдә эш алып барыр», – дигән өмет белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Оештыру комитеты рәисе урынбасары Александр Терентьев хәбәр иткәнчә, съездда 700 делегат, 300 кунак катнашыр дип фаразлана. Делегатларның 500е муниципаль берәмлекләрдән сайланачак.

Корылтайны уздыру урыны итеп Опера һәм балет театры сайланган. Корылтай чыгымнары республика бюджетыннан финансланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot