news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа тиз йөрешле елга маршруты Татарстанны Россиянең биш төбәге белән тоташтырачак

Яңа тиз йөрешле елга маршруты Татарстанны Россиянең биш төбәге белән тоташтырачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Түбән Новгород – Казан – Сарапул – Пермь маршруты буенча «Метеор 120Р» судносының беренче рейсы 27 июльгә билгеләнгән. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәтенә һәм «Водолет» елга флоты операторына сылтама белән «Коммерсанть» хәбәр итә.

Казанга кергәч, судно Чистайда, Түбән Камада, Алабугада һәм Чаллыда тукталышлар ясый. «Метеор» Сарапулда төнге стоянкага кала.

Икенче көнне рейс, Чайковский, Усть-Качка һәм Краснокамскида тукталышлар ясап, Пермьгә кадәр дәвам итәчәк. Пермь крае башкаласына килеп җиткәч, судно шул ук маршрут буенча кирегә юл тотачак.

Яңа маршрут ярдәмендә Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан, Удмуртия, Пермь крае, шулай ук Марий Эл һәм Чувашия тиз йөрешле елга юлы белән тоташыр дип көтелә.

«Мондый составлы маршрут пассажирларга соңгы пунктлар арасында да, арадаш тукталышлар арасында да сәяхәт итәргә мөмкинлек бирә», - дип хәбәр иттеләр «Водолет» компаниясендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot