Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Идел һәм Кама елгалары буйлап яңа ачылган маршрут Татарстанның биш шәһәрен тоташтырды
Кичә «Метеор 2020» Казан – Чаллы юнәлеше буенча беренче рейс ясады. Маршрутта Чистай, Алабуга һәм Түбән Камада тукталышлар каралган.
«Чистай, Түбән Кама, Алабуга, Чаллы – Татарстанның тарихи туристик үзәкләре, алар моңарчы су юлы буйлап тоташтырылмаган иде», – диде Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.
Ул билгеләп үткәнчә, хәзер Казан – Чаллы маршруты даими юнәлеш булачак.
Без тарихыбызны, елга маршрутларын яңадан торгызабыз. Кешеләргә тарих, мәдәният белән танышу өчен тагын бер мөмкинлек барлыкка килде. Бу - тарихи вакыйга», - дип белдерде Иванов.
1 майны тарихи көн дип санарга була, чөнки Камада күптән онытылган Казан – Чаллы юнәлеше яңадан торгызылды, дип өстәде ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.
«Бу Камада яңа тормыш башлана дигән сүз. Шәһәр халкы бу маршрутны озак көтте. Елга туризмы бик кирәк. Чөнки Кама буенда урнашкан тарихи шәһәрләр генә түгел, сәнәгать объектлар да күпләрдә зур кызыксыну уята», - диде ул.
«ТР флоты» генераль директорының беренче урынбасары Александр Бабурин бу рейсның 30 елдан соң яңадан торгызылуын искәртте.
Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов та мондый рейс ачылуны мөһим вакыйга дип атады.
«Бу - аеруча мөһим, чөнки быел Чаллыга нигез салынуга 400 ел тула. Без беренче «КамАЗ « автомобиле эшләп чыгарылуга 50 ел тулуны билгеләп үттек. Даими рейсларны яңадан торгызып, без Чаллы тормышында яңа сәхифә ачабыз», - диде ул.
Моннан тыш, Сәлахов сүзләренчә, татарстанлыларның республиканың төрле шәһәрләрендә булып, төбәкнең матурлыгын күрү мөмкинлеге барлыкка килде.
Судно Казан Елга портыннан - җомга һәм шимбә, ә Чаллыдан шимбә һәм якшәмбе көннәрендә китә.
Казаннан «Метеор» 8.30 сәгатьтә кузгалып китә һәм 14.20 сәгатьтә Чаллыда була.
Чаллыдан 13.00 сәгатьтә китеп, 18.50 сәгатьтә Казанга килеп җитә.
Даими пассажир рейслары 30 августка кадәр дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз