news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

28 ноябрьдән Казан – Мәскәү яңа пассажир поезды йөри башлый

28 ноябрьдән Казан – Мәскәү маршруты буенча яңа №99/100 пассажир поезды йөри башлый. Поезд көнаралаш йөриячәк, дип хәбәр итә Горький тимер юлының матбугат хезмәте.

«Поезд Татарстан башкаласыннан 23.35 сәгатьтә кузгалып, Мәскәүнең Ярославль вокзалына киләсе тәүлектә 16.00 сәгатьтә барып җитәчәк. Мәскәүдән ул шулай ук көнаралаш 21.05 сәгатьтә юлга чыга һәм Казанга алдагы тәүлектә 14.20 сәгатьтә килеп җитә. Юлда шул исәптән Түбән Новгород-Стригино, Владимир станцияләрендә тукталышлар каралган», – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Поезд составына биобәдрәфләр, кондиционерлар һәм индивидуаль розеткалар белән җиһазландырылган плацкарт һәм купе вагоннары керәчәк. Вагоннарның берсендә мөмкинлекләре чикләнгән пассажир һәм аны озата баручы кеше өчен урын каралган.

Татарстан башкаласы белән Мәскәү арасында йөрүче поездлар – «Россия тимер юллары» челтәрендә иң популярларыннан берсе, дип искәртте Горький тимер юлы башлыгы Сергей Дорофеевский.

news_right_1
news_right_2
news_bot