Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 сентябрьдән пассажирлар йөртүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә
2026 елның 1 сентянбреннән Россиядә автомобиль һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар йөртүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә. Автотранспорт предприятиеләре NFC аша түләү һәм утырту, шулай ук дәүләт бердәм биометрия системасы аша билетлар рәсмиләштерү мөмкинлегеннән файдалана алачак. РФ Транспорт министрлыгы боерыгында хәбәр ителгәнчә, МАКС мессенджеры ташламаларны раслау мөмкинлеге дә беркетелә.
Документ нигезендә, пассажирларны йөртүчеләр билетларда уңайлылык дәрәҗәсен күрсәтергә бурычлы (әгәр маршрутта төрле тарифлар кулланылса), моңа кондиционер, бәдрәф, аудио- һәм видеоаппаратура һәм багаж киштәләре булу-булмавын да керә. Бу мәгълүмат сатып алганчы ук — мобиль кушымтада, сайтта яки сату урыннарында булырга тиеш. Автотранспорт предприятиесе транспортта йөртүче турында мәгълүматларны һәм элемтәгә керү телефон номерын да урнаштырырга тиеш.
Шулай ук көтү залларын һәм бушлай бәдрәфләрне куллану нормаларына да төгәллек кертелде: пассажирлар алардан юлга чыгар алдыннан һәм тиешле урынга килгәннән соң бер сәгать дәвамында бушлай файдалана алачак.
Документ 2032 елның 1 сентянбренә кадәр гамәлдә булачак. Кагыйдәләр автобус, трамвай һәм троллейбуслардан, шулай ук заказ буенча һәм җиңел таксидан файдаланучыларга кагылачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз