Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Елга портының яңа концепциясен 2027 елда тәкъдим итәргә ниятлиләр
Татарстан башкаласында Елга портының яңа концепциясен әзерлиләр, ул 2027 елда ук тәкъдим ителер дип көтелә. Якынча мәгълүматлар буенча, ул пассажирлар причалын озынайтуны, кассалар биналары һәм «ТР флоты» офисын төзүне, шулай ук төп бинаны яңартуны үз эченә алачак, дип хәбәр итте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.
Аның сүзләренчә, хәзер Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы һәм проектчылар төп бинаны ничек файдалану мәсьәләсен хәл итә.
Пассажирлар причалына килгәндә, аны йөк причалы хисабына озынайтырга ниятлиләр. Министр билгеләп үткәнчә, хәзер бу причал үз мөмкинлегеннән ике тапкырга диярлек күбрәк судноларны кабул итә, шуның аркасында күп кенә суднолар якорьда тора.
«Бу зона шулай ук кече үлчәмле суднолар туктала торган «Локомотив»ны да үз эченә ала. Комплекслы караш – бердәнбер дөрес юл. 2027 елга без яңа үсеш концепциясен күрербез дип уйлыйм», – дип сүзен төгәлләде Фәрит Хәнифов.
Әле 2025 ел башында ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры, тагын да күбрәк суднолар кабул итү өчен, Казан Елга портының пассажирлар причалы озынлыгын 200 метрга арттыру планнары турында белдергән иде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз