Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда куәте 70 мең тонна тәшкил иткән яңа кәгазь фабрикасы төзеләчәк
Татарстанда 2027 елның көзендә С.П.Титов исемендәге Чаллы катыргы-кәгазь комбинатының яңа кәгазь фабрикасын төзи башларга ниятлиләр. Предприятие өч һәм дүрт катлы бәдрәф кәгазе өчен целлюлозадан кәгазь-нигез чыгарачак, дип хәбәр иттеләр ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының МАКСтагы каналында.
Проектның бәясе 3 миллиард сумнан артып китәчәк. 2027 елның беренче кварталында булачак предприятие территориясендә ремонт-төзелеш цехы бинасын сүтә башларга планлаштыралар.
Фабриканың беренче чиратын (анда елына 35 мең тонна кәгазь җитештереләчәк) 2029 елда эшләтеп җибәрү күздә тотыла. Икенче чиратны төзегәннән соң, җитештерүнең гомуми күләме елына 70 мең тоннага җитәчәк.
Комбинатның генераль директоры Андрей Фомичев аны предприятие өчен масштаблы проект дип атады.
«Яңа кәгазь фабрикасында Россия базарында ихтыяҗ булган продукция эшләп чыгарылачак. Белгечләр бәяләвенчә, безнең илдә санитария-гигиена әйберләрен җитештерү күләменең еллык үсеше 4-10 процент тәшкил итә», - диде ул.
Фабрика эшли башлаганнан соң Татарстанда бәдрәф кәгазе җитештерү буенча кластер формалашачак. Аңа республиканың шундый продукция җитештерүче барлык компанияләре керәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз