news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Новоульяновск шәһәренең «Тамчы» клубында «Татар халкының кунакчыллыгы» бәйрәме булды

Новоульяновск шәһәренең «Тамчы» татар мәдәнияте клубында «Татар халкының кунакчыллыгы»  дигән чара узды. Бу турыда «Өмет» газетасы телеграм каналында хәбәр итте.

 Клуб җитәкчесе Кәрмә Алиуллина балаларга татар халкының борын-борыннан аш-су әзерләү, кунак чакыру, сыйлау мәсьәләсенә зур игътибар бирүләре хакында сөйләде.

«Милләттәшләребез һәрвакытта да кунакчыллыгы белән аерылып тора. Кайсы гына татар өенә барып керсәң дә, шундук чәй куялар, өстәлгә җиләк-җимеше, катыгы-сөте, мае менеп кунаклый», – диде Кәримә ханым.

Соңыннан балалар татар халык мәкальләрен искә төшереп, «Мәкальне әйтеп бетер» уенын уйнадылар, диелә хәбәрдә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100