news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Новости» РМАна «Татар-информ» агентлыгыннан өйрәнерлек әйберләр бар, ди Валерий Левченко
“Безнең агымдагы һәм стратегик эштә уртак бурычлар һәм юнәлешләр бар”, - дип белдерде Россиянең «Новости» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире урынбасары
Скопировать ссылку
(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Кристина Иванова). «Новости» РМАна «Татар-информ» агентлыгыннан өйрәнерлек әйберләр бар. Бу хакта кичә Россиянең әйдәп баручы мәгълүмат агентлыкларының берсе «Новости»ның баш мөхәррире урынбасары Валерий Левченко «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы офисында белдерде.
Редакциягә визиты вакытында Валерий Левченконы Мөселман журналистлары лигасы президенты, «Новости» РМАның «Восток» матбугат клубы җитәкчесе Радик Әмиров озатып йөрде. Татарстан башкаласына II Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммитында («KAZANSUMMIT-2010») катнашу өчен килгән кунакларны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский һәм агентлыкның башкаручы директоры Динар Гарипов каршы алды. Алар кунакларга агентлыкның “Идел-пресс” бинасында урнашкан яңа офисын күрсәтте. Яңа офиста брифинг-зал, ньюсрум, IT-бүлек бар, кунакларга офисның техник мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр.
Валерий Левченко белдерүенчә, ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының яңа офисы хакында Ауропа комиссиясенең Мәскәүдәге вәкиллеге матбугат һәм мәгълүмат бүлеге башлыгы Денис Данилиидистан белгән. Ул «Татар-информ»да гомумауропа проблемаларын яктыртуда ММЧның роле темасына багышланган һәм online режимында узган матбугат конференциясендә катнашкан.
«Новости» РМА баш мөхәррире урынбасары без ньюсрумнарын булдырганда мәгълүмат агентлыклары тәҗрибәсен түгел, ә «The Daily Telegraph» басмасыныкын кулландык, диде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы шул ук юлдан киткән, эш оештыру буенча «Новости» РМА охшашлыклары күп, дип ассызыклады Валерий Левченко. Ул Леонид Толчинскийны Мәскәүгә «Новости» РМА офисына җавап визиты белән чакырды. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры сүзләренчә, киләсе очрашу барышында уртак эшләр башкару планлаштыра, шул исәптә 2013 елгы Бөтендөнья Универсиадасына әзерлекне һәм үткәрүне яктырту кысаларында, шулай ук мультимедиа алмашу өлкәсендә. Моннан тыш, Татарстан журналистлары кадрларын өйрәтү буенча «Новости» РМА һәм агентлыкның партнерлары мөмкинлекләрен куллану планлаштырыла.
“Без бу визитка әзерләндек – булган мәгълүматларны, агентлык продуктын карадык, өметләр багладык. Бу өметләр тулысынча акланды, - диде Валерий Левченко. – Безнең агентлыклар ньюсрум, сайт эшен оештыру буенча охшаш, агымдагы һәм стратегик эштә уртак бурычлар һәм юнәлешләр бар кебек тоелды. Без тәҗрибә уртаклаша алабыз дип уйлыйм”.
В.Левченко сүзләренчә, Новости» РМАна «Татар-информ» агентлыгыннан өйрәнерлек әйберләр бар. “Без сезнең ярдәм белән җирле укучыга нинди мәгълүмат кирәклеген, кулланучыга халыкара, федераль һәм төбәк хәбәрләре кызыклыракмы икенләген белә алабыз,” – диде ул.
Кунак «Татар-информ» агентлыгы эше дәрәҗәсен бәяләп: “Җитештергән продукт буенча эшне оештыруга караганда федераль басмалар белән аермасы азрак. Без һәрвакыт берникадәр алда бардык – безнең продукт, сайт ниндидер эчке редакция процессларыннан алда барды”.
“Сез үсеш вакытында бу адымнарны кабатларсыз дип ышанам. Сез вакыт белән алга барасыз, бер үк вакытта кулланучылар контенты проектын эшләтеп җибәргәнсез, ул сездә «Веб-репортер» дип атала, ә бездә – «Ты – репортер»”, - дип ассызыклады «Новости»ның РМАның баш мөхәррире урынбасары Валерий Левченко.
Кунакларга визит истәлеге итеп “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы символы төшерелгән сувенир продукциясе бүләк иттеләр.
Искә төшереп үтәбез, кичә иртән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында «Russia Today» һәм ИТАР-ТАССтан хезмәттәшләр кунакта булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2