news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскта янгында биш бала үлеме буенча җинаять эше кузгатылган

Балаларның икесе – биш һәм җиде яшьлек кызлар, өч малайның зурысына өч яшь, кечесенә җиде ай булган.

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). Новосибирск өлкәсендә Искитимск районының Степная бистәсендә шәхси йортта чыккан янгында биш бала һәлак булган. Аларның икесе биш һәм җиде яшьлек кызлар, өч малайның зурысына өч яшь, кечесенә җиде ай булган. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Россия тикшерү комитетының Новосибирск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе “Российская газета”га хәбәр итүенчә, йорт иртәнге сәгать 7ләр тирәсендә янган. Йортта 32 яшьлек хуҗа, биш баласы һәм өч кунак булган. Кунакларның берсе уянганда өй төтен һәм ут эчендә булган. Хуҗа тәрәзәне ачып, ярдәмгә чакырган.

Өлкәннәр чыга алган, балалар янгында калган. Ярдәмгә килүчеләр өйгә керә алмаган. Җинаять эше саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәсе буенча ачылган. Янгын сәбәпләре ачыклана, янгын-техник экспертизасы билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100