news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскта “Сабан туе гүзәле”н токмач кистереп сайлыйлар

Әлеге бәйге татарларның милли бәйрәмендә ел саен уздырыла.

(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 4 июнь көнне Новосибирск шәһәренең Үзәк мәдәният һәм ял паркында татарларның милли бәйрәме Сабан туе узачак. Традиция буенча, быел да “Сабан туе гүзәле”н сайлаячаклар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәгенең сәнгать җитәкчесе Эльнара Тихомирова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, яшь туташлар бу бәйгедә ел саен бик теләп катнаша. Алар өчен биремнәр дә кыен түгел. Узган ел, мисал өчен, кызлардан токмач кистергәннәр. Җиңүчене исә тамашачы сайлап алган. Иң нечкә токмачларны кискән 23 яшьлек Алия Кисеновага бүләккә милли бизәкләр белән махсус эшләнелгән кул сәгате тапшырылган.

“Сабун туе гүзәле-2016” - белеме буенча архитектор, әмма хәзер балаларны математика серләренә төшендерә.


 

Фотода "Сабан туе гүзәле-2016" Алия Кисенова. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100