news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскның «Ак калфак» оешмасы Бердск шәһәренең 307 еллыгы бәйрәмендә катнашты

Новосибирскның «Ак калфак» оешмасы Бердск шәһәренең 307 еллыгы бәйрәмендә катнашты
Фото: https://vk.com/akkalfak2022

Новосибирск татарларының «Ак калфак» традицион халык мәдәнияте үзәге» төбәк иҗтимагый оешмасы Бердск шәһәре көнендә катнашты. Шәһәр быел үзенең 307 еллыгын билгеләп үтә. Бу турыда оешманың ВКонтакте челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Шәһәр бәйрәме һәр елны бик матур билгеләп үтелә. Күп локацияләр эшли, осталар җыела, шәһәр халкы һәм кунаклар бу бәйрәмне ярата. Бердск Дуслык йортының «Этноград» локациясе бик җанлы була», диелә хәбәрдә.

«Ак калфак» командасы шәһәр бәйрәмендә Сабантуйга бүләкләр җыю традициясен тәкъдим итте. «Сөлге чигәм» җыры белән «Миләш» татар ансамбле элек ничек итеп кич утырып сөлге чиккәннәрен күрсәтте, Дания Хәмзина кубызда уйнады һәм җырлар җырлады.

«Милли уеннар да булды: көянтә белән су ташу, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү барысына да ошады. Балалар да, өлкәннәр дә актив булып, дәртләнеп катнашты. Бәйрәмдә дустанә мохит иде», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100