news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскиның «Каенлык» паркында Сабан туен бәйрәм иттеләр

https://tatar-congress.org/

Новосибирскида Сабан туен бәйрәм иттеләр. Ул көнне паркка килгән һәр икенче ир-ат түбәтәйдән иде. Яшел төстәге баш киемен губернатор Андрей Травниковка да бүләк иттеләр, ул Новосибирск өлкәсендә яшәүчеләрне Сабан туе белән генә түгел, Изге Троица бәйрәме белән дә котлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Себер җирендә гасырлар дәвамында төрле халыклар арасында дусларча мөнәсәбәтләр формалашкан. Бу бәйрәм, беренче чиратта, Татарстан һәм Башкортстан республикалары белән элемтәләрне ныгыта. Ел саен Сабан туе бәйрәменә әлеге республикаларның төрле муниципалитетлары, район вәкилләре, Татар филармониясе артистлары килә. Үзара дус-тату яшәячәкбез һәм бер-беребезгә ярдәм итәчәкбез, әгәр кирәк икән, хакыйкатьне дә бергәләп яклаячакбыз һәм шул чагында барысы да яхшы булачак», - дигән теләкләрен җиткерде Андрей Травников бәйрәм кунакларына.

Губернаторга уен, спорт мәйданчыкларын, күргәзмәләрне һәм милли утарларны, аерым алганда, Татар мәдәнияте һәм татар утары йортын, музейны, рәссам Рәисә Гыймаева картиналарыннан оештырылган күргәзмәне күрсәттеләр.

«Каенлык» паркы сәхнәсендә «Казан» бию ансамбле һәм башка артистлар чыгыш ясады. Соңыннан концерт программасын спорт ярышлары алыштырды. Теләгән һәркем капчык сугышы, кул көрәштерү, гер күтәрү, аркан тартышу һ.б. ярыш-бәйгеләрдә үз көчен сынады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100