news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новосибирскиның «Ихлас» мәчете каршында балалар мөселман лагере ачылды

1 июньдә Новосибирск шәһәренең «Ихлас» тарихи мәчетендә ел саен оештырыла торган мөселман балалар җәйге лагерен ачу уңаеннан җыелыш үткәрелде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җыелышны Новосибирск шәһәре һәм өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рафаил Сөләйманов үткәрде. «Уку - якты киләчәккә ачкыч ул, бигрәк тә үсеп килүче буынның рухи һәм әхлакый яктан формалашуы турында сүз барганда. Безнең балалар лагере нык, аңлы һәм игелекле шәхесләр формалаштыруда мөһим роль уйнар дип өметләнәм», - диде ул.

Җыелышта лагерьны тантаналы рәвештә ачтылар. Аның программасында ислам нигезләренә өйрәтү, Коръән уку, шулай ук балаларны әхлак, ата-аналарга хөрмәт һәм белемгә мәхәббәт рухында тәрбияләү планлаштырылган. Чара чәй табыны янында тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot