news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскиның «Ак калфак» оешмасы кыстыбый пешерү буенча мастер-класс үткәрде

Новосибирскиның «Ак калфак» оешмасы кыстыбый пешерү буенча мастер-класс үткәрде
Фото: Новосибирск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркеме

Новосибирск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни автономиясе каршындагы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы активистлары татар халкының милли ризыгы – кыстыбый пешерү буенча «Хуҗабикә мәктәбе» дигән мастер-класс үткәрде. Чара Татар мәдәнияте үзәгендә узды, дип хәбәр итә Новосибирск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркеме.

«Эш бик күңелле барды. Кемдер бәрәңге әрчеде, кемдер камыр җәйде, берәүләр үләннәр кушылган хуш исле чәй әзерләде. Күңелле әңгәмә корып, вакытның үткәне сизелмәде дә. Татар мәдәнияте йортында тәмле исләр таралды. Төп дегустаторлар – ир-атлар һәм балалар чәй табыны янына утырды.

Барлык хатын-кызларга чарада катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез! Мондый вакыйгалар соңгысы булмас дип өметләнәбез!» - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100