news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскиның татар балалары җәйге лагерьда милли белем һәм тәрбия алачак

Новосибирск өлкәсендә “Милләтебез хәзинәләре Себер сандыгында” дип исемләнгән җәйге лагерьның профильле балалар сменасы оештырыла.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Новосибирск өлкәсендә “Милләтебез хәзинәләре Себер сандыгында” дип исемләнгән җәйге лагерьның профильле балалар сменасы оештырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Смена программасында иҗади остаханәләрдә тарих, тел, вокал, халык биюләре, сынлы сәнгать буенча дәресләр уздыру каралган. Шулай ук милли үзенчәлекләрне үз эченә алган уеннар, бәйгеләр һәм башка чаралар үткәреләчәк.

Лагерь12 августтан 21 августка кадәр эшләячәк. Сменаны уздыру урыны -  Новосибирскидан - 140 һәм Кемероводан 150 чакрым ераклыкта урнашкан “Яшел йорт” (“Зеленый Дом” ) ял базасы. Смена 10 көн дәвам итәчәк. Анда 10-16 яшьтәге балалар кабул ителә.

  • Җәйге лагерьның профильле сменасы Новосибирск өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан Татарстан Мәдәният министрлыгы, “Идел” яшьләр үзәге, Новосибирск татар мәдәни үзәге ярдәмендә оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100