news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новосибирскиның Бердск шәһәрендә С.Сәйдәшевны зурлап искә алдылар

Чарада катнашучылар композиторның тормышы, иҗаты белән якыннан танышты.

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ"). Новосибирск өлкәсе Бердск шәһәрендә танылган татар композиторы Салих Сәйдәшев истәлегенә багышланган кичә узды, дип хәбәр итә  өлкә татар милли-мәдәни автономиясе. 
 
Кичәне Бердскның Халыклар дуслыгы йорты директоры Елена Водолажская һәм Новосибирск өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Әмир Гәрәев ачып җибәргән. Алар Салих Сәйдәшевның татар мәдәнияте һәм дөнья сәнгате өчен керткән өлеше зур булуын билгеләп үткән. 
 
Кичә барышында композиторның тормыш юлын, иҗатын  чагылдырган документаль кадрлар күрсәтелгән. Шулай ук Салих Сәйдәшев язган җырлар яңгыраган. Композиторның танылган вальс көенә мастер-класс күрсәтелгән. Кичәдә балалар аеруча да актив катнашкан. 
 
Чара узган зал да музыкаль кунак бүлмәсе стилендә бизәлгән иде, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot