Биремнәр әдәбият, тел һәм тарих буенча иде, ә без телне генә өйрәнәбез. Бездә татар теле дәресләре факультатив рәвештә уза, дәресләрдән соң бер төркем килеп, рус мәктәбендә татар телен өйрәнә. Әлеге төркемдә безнең 12 кеше. Мөмкинлегебездән килгәнчә әзерләндек, урын алмасак та, нәтиҗәләр белән канәгать. Аннары укучымның шундый нияте бар: быел укуны тәмамлаганнан соң «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керү. Шуңа күрә, безнең Казанга килүебезнең максаты да Татарстан белән таныштыру. Татар телендә авыррак сөйләшә иде, әмма мондагы татар мохите, татар телендә сөйләшүләр нәтиҗәсендә телне өйрәнү теләге артты, сөйләме дә яхшырды. Әлеге үзгәрешләрдән соң аны хәтта танымый да башладык (көлә).
Хәзерге шартларда татар балалары татар телен чит тел методикасы буенча өйрәнергә мәҗбүрләр, дип уйлыйм. Чөнки дәресләр вакыты күп түгел, ә тел бетеп бара. Аеруча оештыруы авыр: рус мәктәбенә килеп кереп, менә мин татар телен укытырга телим, дип әйтсәң дә, аны расписаниегә кертергә кыен. Шуңа күрә төштән соң килеп укырга туры килә, ә балаларның, дәресләр беткәч, өстәмә рәвештә уку теләге зур түгел. Сәгатьләр аз булу, рус мохитендә яшәү телнең юкка чыгуына китерә.
Очрашуда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Камилә Билалова язды.