news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новосибирскидан Фәрит Мәүлетов онлайн бәйгедә «Милли телдә җырлау» номинациясендә җиңде

Новосибирскиның «Дуслар» ансамбле солисты Фәрит Мәүлетов «Этноквартал. Онлайн» бәйгесендә «Милли телдә җырлау» номинациясендә җиңү яулады.

Конкурс «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Себер этнокварталы» төркемендә үткәрелде. Бу хакта Новосибирск өлкә татар мәдәни үзәге сайтында хәбәр ителә.

«Фәрит, ирешелгәннәрдә генә тукталып калмавыңны, бары тик алга баруыңны, зур үрләр яулавыңны телибез. Уңышка илткән юлыңда һәрвакыт бәхет йолдызы балкысын. Без бергә булганда гына көчле! Без булдырабыз! Татарлар – алга!» - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot