news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскидагы федераль Сабан туена илнең 29 төбәгеннән татарлар килгән

Сабан туе - безнең очрашу урыны, ди алар.

Новосибирскидагы федераль Сабан туена илнең 29 төбәгеннән татарлар килгән
Владимир Васильев

(Новосибирск, 8 июнь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Новосибирскидагы федераль Сабан туена Россиянең 29 регионыннан һәм Казахстаннан 500гә якын татар делегаты килгән. Бу мәгълүматны Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте раслады.

Красноярск татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Вәгыйз Фәйзуллин федераль Сабан туена тәҗрибә алыр өчен килгән. "Федераль сабан туеның Красноярскида да узганы бар, чагыштырып карау мөһим, шул яктан Новосибирск Сабан туе минем өчен әһәмиятле", - диде ул.

Вәгыйз Фәйзуллин Сабан туеның бүгенге функциясен "очрашу урыны" дип атады. Төрле регионнардан килгән коллегаларым, татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашулар мөһим, диде ул. Шул ук вакытта Фәйзуллин Сабан туена асыл мәгънәсен - җир хезмәтчәннәре бәйрәме функциясен кайтарырга кирәк дип саный. "Əйтик, иген игүче бер тырыш татарны мәйданга алып чыгып данласалар, традициягә тугрылык шул булыр иде", - диде ул.

Чувашия татар иҗтимагый оешмасы лидеры Фәрит Гыйбатдинов үз өлкәсеннән бу бәйрәмдә бердәнбер вәкил. "Монда булырга тиеш мин, дидем. Быелгы федераль Сабан туен былтыр Чабаксарда үткәне белән чагыштырып карыйсы килә. Бу илнең иге-чиге юк, һәр төбәктә безнең вәкилләр яши. Алар белән күрешү бәйрәме бу", - диде ул.

Красноярскидан Зәгибә Исламгәрәева Красноярскиның Шарыпово шәһәреннән "Бәхет кошы" җыр-бию коллективы вәкиле. Федераль Сабан туена 750 чакрым узып, алты кеше килгәннәр. Тумышы белән Татарстанның Ютазы районыннан, 40 елдан артык Красноярскида яши. "Бәхет кошы" ансамблен чараларга чакырып торалар, монда концертта катнашыр өчен килдек", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

  • Башка еллардан аермалы буларак, быел федераль Сабан туе ике көн рәттән үткәрелә. Беренче көнендә, ягъни бүген, шәһәр ипподромында Новосибирск губернаторы призына ат чабышлары узды һәм кич шәһәр филармониясендә Сабан туе кунаклары өчен Татарстан сәнгать осталары концерты булды. Иртәгә Обь елгасы яры буенда традицион бәйрәм оештырылачак. Бәйрәмгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100