Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Новосибирскида XI «Себер йолдызлары» Төбәкара татар мәдәнияте фестиваль-бәйгесе уза
Фестиваль-конкурс Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» Халыкара телевизион бәйгесенең сайлап алу этабы булып тора.
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). 24-25 апрель көннәрендә Новосибирскида XI «Себер йолдызлары» Төбәкара татар мәдәнияте фестиваль-бәйгесе узачак.
Фестиваль татар халкының милли, мәдәни традицияләрен үстерү һәм пропагандалау, аларның әдәби, музыкаль, үзенчәлекле милли сәнгатен һәм фольклорын популярлаштыруда ярдәм итә.
Чарада Кемерово, Иркутск, Омск, Томск, Төмән, Красноярск, Новосибирск өлкәләре, Казахстан Республикасы шәһәрләреннән профессиональ һәм үзешчән сәнгать коллективлары, шулай ук Татарстаннан килгән кунаклар, солист-вокалистлар, сәнгатьле укучылар, музыкантлар, вокаль һәм хореография коллективлары – 15 яшькә кадәрге, 16 яшь һәм аннан өлкәнрәк 250гә якын кеше катнаша.
Фествиальне Новосибирск өлкәсе Мәдәният министрлыгы гамәлгә куйган.
Чараны «Новосибирск өлкә татар мәдәнияте үзәге» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе «Новосибирск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы; Новосибирск өлкәсе шәһәр һәм районнарының территориаль хакимиятләре мәдәният бүлекләре; Бөтендөнья татар конгрессы; Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы; Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе ярдәмендә оештыра.
Фестиваль-конкурс Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» Халыкара телевизион бәйгесенең сайлап алу этабы булып тора.
Бәйге вокал-соло (дуэт), ансамбль, хорда җырлау; бию-соло (дуэт), төркем белән бию; инструменталь музыка — соло (дуэт), ансамбль, оркестр; сөйләм жанры номинацияләре буенча ике турда үткәрелә.
I тур урыннарда алдан тыңлап карау формасында узачак.
II тур 24 апрельдә 10.00-18.00 сәгатьләрдә – Татар мәдәнияте йортында (Новосибирск шәһәре, Алейская урамы, 16), 25 апрельдә 10.00-12.00 сәгатьләрдә (хореография) Октябрь революциясе исемендәге Мәдәният йортында (Новосибирск шәһәре, Ленин урамы, 24) үтәчәк.
25 апрельдә 14.00 сәгатьтә Октябрь революциясе исемендәге Мәдәният йортында XI «Себер йолдызлары» Төбәкара татар мәдәнияте фестиваль-бәйгесенең Гала-концерты була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз