news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскида узган "Мәчеттә хатын-кыз көне" бәйрәмендә Ислам дине дәресе бирелгән

Әлеге чара мөслимәләргә белемнәрен арттырырга, яңа танышлар булдырырга ярдәм иткән.

(Казан, 4 март, "Татар-информ"). Узган шимбәдә, ягъни 2 март көнне Новосибирск шәһәренең "Ихлас" мәчетендә үткәрелгән бәйрәм чарасында мөселман хатын-кызлары Ислам нигезләренә төшенгән. Бу хакта җирле татар иҗтимагый үзәге хәбәр итә. 
 
"Исламда хатын-кыз роле" дин дәресеннән тыш, туташлар һәм ханымнар өчен яулык бәйләү буенча мастер-класс уздырылган, мөселман киемнәре тәкъдим ителгән. 
 
Шулай ук, мөселман атрибутикаларын сату күргәзмәсе һәм чәй табыны әзерләнгән. 
 
"Яңа аралашулар, танышулар, яңа белемнәр әлеге көнне истә калырлык һәм файдалы итеп уздырырга ярдәм итте",- диелә хәбәрдә. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100