Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Новосибирскида «ТукТамак» V өлкә татар аш-суы бәйрәм-конкурсы була
16 февральдә 14:00 сәгатьтә Новосибирскиның Татар мәдәнияте йортында Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган «ТукТамак» V өлкә татар аш-суы бәйрәм-конкурсы була. Бу хакта «Новосибирск өлкә татар мәдәнияте үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.
Гаилә традицияләре, гаилә белән табын кору һәм бергәләп сыйлар әзерләү — татар мәдәниятенең аерылгысыз өлеше. Кыстыбый, чәк-чәк, тутырма, бәлеш, өчпочмак һәм гөбәдия – чын аш-су шедеврлары.
«ТукТамак» – ул формаль булмаган форматта аралашу, татар аш-суының традицион рецептларын тарату һәм татарларның мәдәни-көнкүреш гореф-гадәтләрен пропагандалау.
Конкурста татар милли ашларын яратучы барлык милләт хатын-кызлары катнаша ала. Жюри ризыкларны рецептларга туры килү, традицион продуктлар куллану, ризыкның тышкы кыяфәте, әзерләү ысулы, рецепт белән бүлешергә әзер булу кебек критерийлар нигезендә бәяләячәк.
Кунаклар ризыкларны авыз итеп карый, Юныс Әхмәтҗанов турында кызыклы фактлар белә, концерт карый һәм викторинада катнаша, дипломнар һәм призлар ала алачак.
Ризык – ул тамак туйдыру ысулы гына түгел, мөһим мәдәни традиция, аралашу формасы, гасырларның тере истәлеге һәм буыннар дәвамчанлыгы да.
Сезне 16 февральдә Татар мәдәнияте йортында күрергә шат булачакбыз, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз