Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Новосибирскида «Тукайга багышлап...» әдәби-музыкаль кичәсе булды
Новосибирскида бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган «Тукайга багышлап...» кичәсе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тамашачылар шагыйрьнең авыр тормышы, кыска, әмма якты иҗат юлы турында белде. Аның әсәрләре мотивлары буенча мультфильм карадылар.
«Илһам» әдәби клубы, балалар татар сәнгате студиясе һәм «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы катнашучылары шигырьләр укыды.
Традиция буенча барысы бергә Тукай шигыренә язылган легендар «Туган тел» җырын башкарды.
Программаны балалар татар сәнгате студиясе җитәкчесе Әлсинә Шәймәрданова, «Илһам» әдәби клубы җитәкчесе Язгөл Ногманова һәм «Алтын йолдыз» яшьләр клубы катнашучысы Динур Әминов алып барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз