news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскида «Тук тамак» татар ашлары бәйрәм-бәйгесе була

25 февральдә Новосибирск өлкәсендә «Тук тамак» татар ашлары бәйрәм-бәйгесе була. Ул танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановка багышлана. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге Новосибирск татарлары сәхифәсендә хәбәр ителә.

Бәйрәм программасына татар ашлары бәйгесе, концерт, викторина кертелгән.

«Тук тамак» татар ашлары бәйрәм-бәйгесе халыкның иң яраткан бәйрәмнәрнең берсенә әверелде. Татар ашлары әзерләп, бәйгедә катнашырга чакырабыз», - диелгән хәбәрдә.

Керү түләүсез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100