Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Новосибирскида «Тук тамак» өлкә татар аш-сулары бәйгесе узды
25 февральдә Новосибирск шәһәрендәге Татар мәдәнияте йортында Юныс Әхмәтҗановка багышланган «Тук тамак» өлкә татар аш-сулары бәйгесе узды. Бәйрәм залында татар ашлары күргәзмәсе оештырылды. Бу хакта Новосибирск шәһәре Татар мәдәнияте үзәгенең Вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
Бәйгедә төрле татар ризыклары тәкъдим ителде. Жюри хәзер бик еш әзерләнми торган әлбә һәм талкыш каләвәне аерым билгеләп үтте.
Конкурста катнашучылар бәйрәмнең концерт программасында иҗади номерлар белән дә чыгыш ясады. «Новосибирск татарлары» газетасының баш мөхәррире Виктория Купцова Юныс Әхмәтҗановка багышланган викторина уздырды.
Фото: © Новосибирск өлкәсе Татар мәдәнияте үзәгенең Вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәсе
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз