news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскида торак йортта газ шартлау аркасында һәлак булучылар саны 15 кешегә җиткән

9 февральдә Новосибирскида биш катлы торак йортта газ шартлау һәм өйнең бер өлеше җимерелеп төшү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 15 кешегә җиткән: хастаханәдә тагын бер хатын-кызның гомере өзелгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы өлкә Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиленә сылтама белән хәбәр итә.

Пәнҗешәмбе көнне, 9 февральдә, Новосибирск шәһәренең Линейная урамындагы 39нчы йортта көнкүреш газы шартлаганнан соң дүрт подъездлы биш катлы өйнең ике подъезды өлешчә җимерелеп төшкән иде. Нәтиҗәдә, 30га якын фатир җимерелгән, 14 кеше һәлак булган. Әлеге йортта газ плитәләренә хезмәт күрсәткән Омск өлкәсендә яшәүче ике кеше тоткарланган. Соңгы вакытта хастаханәләрдә биш зыян күрүче дәвалануын дәвам иткән.

«24 февральдә авыр хәлдәге пациентны ашыгыч ярдәм машинасы белән «Ортос» тернәкләндерү үзәгеннән (аны бирегә операциядән соң, дәвалау стандартлары нигезендә, травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институтыннан тернәкләндерүнең икенче этабын үтү өчен күчергән булалар) «үпкә артериясе тромбоэмболиясе» диагнозы белән Бердск шәһәр хастаханәсенең реанимация бүлегенә китерәләр. Интенсив, шул исәптән тромболитик терапия үткәрүгә дә карамастан пациентның йөрәге тибүдән туктый», - дип хәбәр итте чыганак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100