Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Новосибирскида токмач кисәргә өйрәттеләр
Новосибирскида татар мәдәни үзәге методисты Рәмзия Галиева токмач кисү буенча мастер-класс үткәрде. Дәрестә кырык бала катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мастер-класс барышында балаларга пычак белән эшләргә, токмачны матур итеп кисәргә өйрәттеләр. Катнашучылар милли ризыклар турында кызыксынып фикер алыштылар һәм үзләренең яраткан ашлары турында сөйләделәр.
Татар милли ашларын популяштыру максатыннан «Тәмле булсын» видео-конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә.
Моның өчен берәр милли ризыкның тарихын сөйләргә, әзерләү үзенчәлекләре белән танышытырып, пешергәнне видеога төшереп җибәрергә кирәк. Иң яхшы эшләр конкурсның онлайн-галереясендә урнаштырылачак.
Оештыручылар милли гореф-гадәтләрен сакларга теләүче һәркемне конкурста катнашырга чакыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз