news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новосибирскида төбәк Сабан туе башланды

Новосибирскида төбәк Сабан туе башланды
Фото: Светлана Заһидуллина тәкъдим итте

Бүген Новосибирскида төбәк Сабан туе – язгы кыр эшләре тәмамлануын аңлаткан традицион бәйрәме башланды. Аны оештыруда Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы актив катнашты. Быелгы бәйрәм Ватанны саклаучылар елына һәм Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.

Кунакларга район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Байжанов сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен укыды, анда республика лидеры Новосибирск татарларын һәм барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлаган, тынычлык, иминлек һәм милли гореф-гадәтләрне саклауларын теләгән.

Көн яңгырлы булуга да карамастан, «Каенлык» паркына күпсанлы халык – татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, Сабан туен якын иткән һәм яраткан шәһәр кешеләре җыелды.

Бәйрәмнең рәсми өлеше өлкә һәм шәһәр хакимияте вәкилләренең, шулай ук татар диаспорасы лидерларының котлауларыннан башланды. Алар милләтара татулыкны ныгыту, Россия төбәкләрендә татар халкының телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау өчен мондый чараларның мөһимлеген билгеләп үтте.

Сабан туе программасына «Сабантуй гүзәле – 2025» бәйгесе, кул көрәше һәм милли көрәш буенча ярышлар, милли киемнәрдән мәйдан буйлап узу, гер күтәрү һәм аркан тартышу буенча спорт ярышлары керә.

Шулай ук балалар мәйданчыгы, һөнәрчеләрнең мастер-класслары һәм фотозона каралган.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Сабан туе белән котлаган иде.

Фотолар һәм видеоны Светлана Заһидуллина тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot