news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новосибирскида Татарстан Республикасы көненә багышланган зур күргәзмә ачылды

Новосибирскида Татарстан Республикасы көненә багышланган зур күргәзмә ачылды
Фото: Новосибирск өлкәсе «Ак калфак» төбәк иҗтимагый оешмасы

Новосибирск дәүләт өлкә фәнни китапханәсендә «Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз!» дип аталган күргәзмә ишекләрен ачкан. Бу хакта Новосибирск өлкәсе «Ак калфак» төбәк иҗтимагый оешмасы хәбәр итте.

Экспозиция татар халкының үзенчәлекле көнкүреше, бай бәйрәм мәдәнияте һәм милли рухы белән таныштыра. Күргәзмә тамашачыга иҗатның төрле буыннарын күрсәтүе белән дә кызыклы: биредә үз эшенең осталары булган танылган рәссамнарның хезмәтләре белән бергә яшь талантларның беренче иҗади адымнары да урын алган.

Биредәге һәр экспонат — сүзләрдән дә көчлерәк сөйләүче гасырлар авазы, милли бизәкләр, кабатланмас төсләр һәм традицияләр чагылышы.

Күргәзмә шәһәр халкына һәм кунакларына татар мәдәниятенең матурлыгын тагын да якыннанрак күрергә мөмкинлек бирә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot