news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскида «Татарстан киносы көннәре» була

22-24 ноябрьдә Новосибирскида чираттагы «Татарстан киносы көннәре» узачак. Бу хакта Новосибирск Милли мәдәниятләр йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел ноябрьдә «Татаркино»га тәкъдим ителгән 4 фильм да Новосибирск тамашачысы өчен ачыш булачак — тамашачы өчен нинди телнең туган теле булуы мөһим түгел, барлык фильмнар да рус субтитрлары яки тулысынча рус телендә бара, ди оештыручылар.

«Иҗади юнәлешләр буенча бөтенләй төрле режиссерлар — Әмир Галиәскаров, Сергей Киатров, Айназ Мөхәммәтҗанов, Илшат Рәхимбай мәгънәләре һәм стиле буенча шундый ук төрле картиналар төшергән. Һәр фильмны бөтен гаилә белән карарга һәм фикер алышырга кирәк!» диелә бу хәбәрдә.

  • 22 ноябрьдә 18:45 сәгатьтә «Без – 41нче ел балалары» була. Ул Габдулла Тукай повесте мотивлары буенча тарихи драма.
  • 23 ноябрьдә 14: 45 сәгатьтә «Әлдермештән Әлмәндәр» кыюлык һәм хезмәт сөючәнлек турында татар телендә анимацион фильм тәкъдим ителә.
  • 23 ноябрьдә 17: 00 сәгатьтә «Ибн Фадлан» Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам динен кабул итү тарихы турында рус телендә документаль-уен фильмы күрсәтелә.
  • 24 ноябрьдә 16.45 сәгатьтә «Әпипә» татар телендә музыкаль комедия була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100