news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскида татар яшьләренең үсеш стратегиясе өйрәнеләчәк

Новосибирскида татар яшьләренең үсеш стратегиясе өйрәнеләчәк

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Фоат Уразаев). Агымдагы елның 8—9 апрель көннәрендә Новосибирски каласында «Милләтне яңадан торгызуда татар яшьләре. Үсеш стратегиясе» дигән темага төбәк фәнни-гамәли конференциясен үткәрү планлаштырыла. Ул Новосибирски өлкәсенең Татар мәдәни үзәге, «Азат Себер» дигән өлкә Татар иҗтимагый үзәге, өлкәнең төбәк Татар милли-мәдәни мохтәрияте һәм Новосибирски каласының Мөселман җәмгыяте тарафыннан Казанның 1000 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышлап үткәрелә. Конференциянең максаты — татар халкының рухи мирасын, мәдәниятен саклап калуда һәм үстерүдә татар яшьләренең урынын һәм өлешен билгеләү, шул максатларда татар яшьләрен бергә туплау.

Конференциянең оештыру комитеты рәисе Рәшидә ханым Хәмзина сүзләренә караганда, әлеге гыйльми-гамәли форумда татар яшьләре һәм, гомумән, татар милләте өчен актуаль булган күп кенә проблемалар күтәреләчәк. Алар арасында — татар яшьләренең мәдәният һәм белем дәрәҗәсенең торышы, татарларның студентлар һәм яшүсмерләр оешмалары, мәктәпкәчә татар укыту-тәрбия учреждениеләренең торышы һәм үсеш перспективалары, татар яшьләренең туган телне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерү буенча хокукый тәэмин ителеше, Себердәге татар яшьләр хәрәкәтенең тарихы, мөселман һәм халык медицинасы күзлегеннән татар яшьләренең сәламәтлеге, аларның тормышында Исламның урыны, татар яшьләре оешмалары эшчәнлегенең финанс-икътисади нигезләре, татар яшьләре оешмаларының төрле дәрәҗәдәге хакимият органнары белән үзара эш итү ысуллары һ.б. мәсьәләләр. Көнференциядә шулай ук татар яшьләре хәрәкәте үсешендә гаммәви мәгълүмат чараларының урыны, ЮНЕСКОның «Кеше һәм гражданлык хокуклары һәм ирекләре декларациясе» кысаларында татар яшьләренең милли белемгә һәм мәдәнияткә булган хокукларын гамәлгә ашыру, татар яшьләренең дөньяга карашы кебек мөһим мәсьәләләр дә каралачак.

Соңыннан конференция материаллары аерым брошюра итеп чыгарылыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100