news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскида татар яшьләренең чираттагы Себер фестивале була

Анда катнашуга заявкалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә

 (Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”). 16-19 октябрьдә Новосибирск каласында татар яшьләренең VII Себер фестивале үткәрелә.

Аерым алганда, Себер төбәкләрендә яшәүче татар яшьләрен таныштыру, дуслаштыру, милли-мәдәни мохиттә берләштерү, татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен яшьләр арасында пропагандалау, Новосибирск өлкәсе һәм Себер төбәге шәһәрләре татар оешмалары арасында мәдәни һәм эшлекле элемтәләрне ныгыту, яшьләрне иҗади, мәдәни-иҗтимагый эшләргә җәлеп итү максатыннан оештырылган әлеге милли фестивальне Новосибирск өлкәсе Мәдәният министрлыгы гамәлгә куйган. Ул Новосибирск өлкәсендәге татар мәдәнияте үзәге, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, өлкә татарлары иҗтимагый оешмалары һәм Россиянең Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте һ.б. тарафыннан оештырылган.

Фестиваль программасында каралганча, ул көннәрне Новосибирск өлкәсе мәдәният оешмаларында танышу кичәләре, вокал, хореография, актерлык осталыгы буенча мастер-класслар, тарих, дин мәсьәләләренә багышланган лекция-дискуссияләр, “түгәрәк өстәл”ләр, викториналар, спорт ярышлары, уеннар уздырылачак. Фестиваль «Себер яшьләре, алга!» дип исемләнгән гала-концерт белән тәмамланачак. Гадәт буенча, анда Татарстан Республикасы эстрада йолдызлары да чыгыш ясаячак.

35 яшькә кадәрге актив татар яшьләре булган шушы өлкә һәм тулаем Себер төбәге делегацияләре фестивальдә катнашырга чакырыла, дип игълан салды оештыручылар. Делегацияләрдә иҗади төркемнәр, галимнәр, журналистлар, спортчылар, татар оешмалары активистлары булуы аеруча хуплана. Татар яшьләренең VII Себер фестивалендә катнашуга заявкалар 1 октябрьгә кадәр ravza@ngs.ru адресына яки (383) 278-33-22, 260-22-05 факсы буенча җибәрү сорала.

Искәртеп үтәбез: былтыр узган фестивальдә катнашучылар сувенирлар, дипломнар белән бүләкләнгән, арада аерылып торганы “Лучший делегат СФТМ” номинациясендә махсус приз белән билгеләнгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100