news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскида татар теле курслары ачыла

Новосибирскида татар теле курслары ачыла
Фото: © "Татар-информ"

Новосибирскида татар теле курслары ачыла. Бу хакта ВКонтакте челтәрендә Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәгенең сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Ниһаять, Новосибирскида татар теле курслары ачыла», дип яза оештыручылар.

Дәресләр сентябрьдән башлана һәм атнага 3 көн булыр дип планлаштырыла (1 кич — эш көннәрендә һәм ял көннәрендә 2 көн). Курсларга, яшенә карамастан, теләгән һәркем йөри ала.

Курсларда татар теленә өйрәтәчәк укытучының исемен әлегә әйтмиләр. Аның турында кыскача белешмә генә биргәннәр.

«Татар әдәбиятыннан төбәкара укучылар олимпиадасы җиңүчесе һәм татар теле олимпиадасыннан призер, Казан, 2013; «Минем яраткан әдәби героем» республика әдәби конкурсы җиңүчесе, Уфа, 2015; «Сәләткә нур булған йолдызлар» әдәби бәйге призеры, Казан, 2019; «Җанлы сүз-2020», «Җанлы сүз-2021» республика иҗади эшләр бәйгесе призеры, Уфа; «Яңгырат, туган телем!» себер татар шагыйрьләренең төбәкара бәйгесе призеры, Новосибирск, 2021; «Татар дизайны», «Әдәби лаборатория», «Ораторлык осталыгы», «Татар халкы һәм Татарстан дәүләтчелеге тарихы: Каганнан алып Казан ханына кадәр» курсларын узу турында сертификат иясе, ачык университет, 2021-2022», диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100