Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Новосибирскида «Татар сүзе яңгырый» өлкә конкурсына йомгак ясадылар
Новосибирскида 2025 елның февралендә узган «Татар сүзе янгырый» өлкә конкурсына йомгак ясалды. Бәйге Ватанны саклаучылар елына багышланган иде. Катнашучыларның күбесе әлеге темага туры килә торган әсәрләр тәкъдим итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Конкурска Новосибирск өлкәсенең Кыштау, Чан, Куйбышев, Уба районнарыннан, Новосибирск шәһәреннән, Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәреннән һәм Башкортстан Республикасының Бәләбәй шәһәреннән гаризалар кабул ителгән.
Жюри әгъзалары «проза» һәм «поэзия» номинацияләрендә җиңүчеләрне билгеләде.
Жюри составында Рауза Тихомирова (жюри рәисе, «Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре һәм артисты), Алсинә Шәймәрданова («Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе сәнгать җитәкчесе), Сафия Гасанова (Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, сәхнә осталыгы педагогы), Рәмзия Галиева («Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе методисты, «Сандугач» фольклор ансамбле җитәкчесе), Язгөл Нугуманова («Илһам» әдәби клубы җитәкчесе, татар теле укытучысы, «Татар кызы – 2024» титулы иясе) булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз