news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскида Татар ныгытмасына багышланган түгәрәк өстәл була

Чараны Археология институты фәнни хезмәткәре Сергей Колонцов алып барачак.

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ"). Бүген, 4 апрель көнне, Новосибирск татарлары "Чат шәһәрчеге (Татар ныгытмасы): Новосибирск шәһәре археологик һәйкәле. Төзекләндерү. Музеефиксация. Үсеш" темасына түгәрәк өстәл узачак. 
 
Бу хакта өлкә татарлары милли-мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
Чараны Археология институты фәнни хезмәткәре Сергей Колонцов алып барачак. 
 
Мәгълүмат өчен. Татар чатыры - Новосибирск шәһәренең тарихи өлешенең иң биек ноктасы. Анда XVIII гасырлар тирәсендә татар ныгытмалары булган. Бу урында беренче археологик экспедицияләр 1930 еллар тирәсендә уздырылган. Шуның нәтиҗәсендә, биредә безнең эрага кадәр VII-VI гасырга кадәр ясалган балчык савытлар калдыклары табылган һәм татарларның ул җирлектә күпкә алдан яшәгән булуы ачыкланган. Хәзер ныгытма тарихи һәйкәл статусын йөртә, әмма төзекләндерүне таләп итә. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100