Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Новосибирскида «Татар мәдәнияте көннәре» төбәкара фестивале була
2025 елның 5 октябреннән 1 ноябренә кадәр Новосибирскида һәм өлкәдә «Новосибирск өлкә татар мәдәни үзәге»нең 35 еллык юбилеена багышланган «Татар мәдәнияте көннәре» масштаблы төбәкара фестивале узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матубгат хезмәте хәбәр итә.
Фестиваль чаралары төрле юнәлешләрне үз эченә ала: концерт эшчәнлеге, күргәзмәләр, кино күрсәтү, фәнни презентацияләр һәм белем бирү проектлары.
«Татар халкының бай традицияләренә һәм заманча иҗатына чумарга теләүчеләрнең барысын да көтәбез!» – диелгән хәбәрдә.
Программада Татарстан һәм Себер йолдызлары концертлары, картиналар һәм борынгы артефактлар күргәзмәләре, кызыклы кешеләр белән очрашулар, Татарстан киносы атналыгы, Һөнәрләр һәм аш-су буенча мастер-класслар, «Супер әби» конкурсы һәм «Уңыш бәйрәме» каралган, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз