news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новосибирскида Татар мәдәнияте йортында «Яңа ел пати» бәйрәме булды

Новосибирскида Татар мәдәнияте йортында яшьләр өчен «Яңа ел пати» Яңа ел бәйрәме булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучылар фикеренчә, бу күңелле һәм кызыклы вакыйга булган.

Кичәдә конкурслар, концерт номерлары, Яңа ел уеннары тәкъдим ителгән. Бу бәйрәмгә алдан һәм бик җаваплы әзерләнгәннәр. Хәтта дресс-кодны да үтәргә тырышканнар.

Яңа ел каникулларыннан соң «Алтын йолдыз» яшьләр клубы әгъзалары янә татар мәдәнияте йортына җыелачак һәм узып баручы елда аларга кушылырга өлгермәгәннәрне чакырачаклар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot