news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Новосибирскида "Татар кызы" исеме өчен җиде кыз ярышачак
Егерменче тапкыр үткәреләчәк бәйге Татарстан артистлары катнашында концерт белән тәмамланачак.
Скопировать ссылку
(Казан, 13 март, "Татар-информ"). 17 март көнне Новосибирск каласында ХХ тапкыр "Татар кызы" бәйгесе узачак. Анда җиде кыз ярышачак. Бу хакта җирле Татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.
Кызлар милли ризыклар пешерәчәк, мастер-класслар, милли киемнәр дефилесы күрсәтәчәк.
"Кече Ватаннары хакында хикәя сөйләү, татар халкының гореф-гадәтләре хакында белемнәрне күрсәтү, иҗади яктан үзеңне ачу да катнашучылар арасыннан җиңүчене ачыкларга ярдәм итәчәк", - ди оештыручылар.
Бәйге концерт белән тәмамланачак. Анда Новосибирск өлкәсе иҗат коллективлары һәм Татарстан артистлары чыгыш ясавы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot