news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскида “Татар кызы” бәйгесендә себер татарларының туган телендә чыгыш ясаячаклар

Новосибирск өлкәсендә “Татар кызы” бәйгесен 1999 елдан бирле оештыралар.

(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Новосибирск өлкәсендә XIX “Татар кызы” бәйгесендә катнашучылар себер татарларының туган телендә чыгыш ясаячаклар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге дәүләт учреждениесе директоры Рауза Тихомирова хәбәр итте.

“Чарада катнашучыларның күбесе себер татарларының туган телендә чыгыш ясаячак. Без катнашучыларның өйдә сөйләшкән телләрендә чыгыш ясарга басым ясыйбыз”, - диде Рауза Тихомирова.

Чарада Татарстанның атказанган артистлары Артур Минһаҗев һәм Марат Галимов (Артур&Марат дуэты) чыгыш ясаячак.

Бәйгенең максатлары:

  • Яшь буынга гореф-гадәтләрне тапшыру;
  • Татар мәдәниятен, телен пропагандалау;
  • Катнашучыларга үзләренең иҗади сәләтен ачарга һәм үстерергә ярдәм итү.

“Татар кызы – 2018” Новосибирск өлкәсенең Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм башка оешмалар ярдәмендә оештырыла.

Новосибирск өлкәсендә “Татар кызы” бәйгесен 1999 елдан бирле оештыралар. Өлкәдә якынча 29 мең татар яши.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100