news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскида татар кызлары өчен «Яз нуры» бәйгесе булды

Новосибирскида «Яз нуры» конкурсында 6 татар кызы - Алсу Әминова, Аделина Емалетдинова, Эльмира Тимеркаева, Сәфинә Усманова, Сафия Хәмидулина һәм Адилә Галиева катнашты. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Новосибирск татарлары» төркемендә хәбәр ителә.

Конкурс 5 этаптан тора иде. Алар «Мин татар кызы» дип исемләнгән визитка, «Татар халкының мәдәни мирасы» иҗади номер тәкъдим итте, «Кунакларны сыйлыйм» интерактив этапка, «Халкымның гамәли иҗаты» кул эшләре һәм татар халык киеме белән дефиле әзерләнергә тиеш иде.

Жюри татар телендә сөйләшә белү, башкару осталыгы, артистлык һәм үзенчәлек буенча бәя бирде. Кызлар барысын да башкарып чыкты. Жюри киләсе юлы «Татар халкының мәдәни мирасы» этабында татар халкының бай мирасы белән бәйле номерлар күрсәтүләрен теләде.

«Киләсе елда без бу теләкләрне исәпкә алып яхшырак чыгыш ясарга вәгъдә итәбез. Конкурста катнашучыларның барысын да котлыйбыз! Һәр кызның башкалардан аерылып торган үзенчәлеге бар иде. Яшь катнашучыларны бәйгегә әзерләгән ата-аналарга рәхмәт белдерәбез. Алар видеороликлар төшерүдә, татар телендә шигырьләр ятларга, милли ризыклар пешерүдә һәм татар халык киемнәрен әзерләүдә ярдәм иттеләр», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100