news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новосибирскида татар ашларына багышланган бәйрәм-конкурсы узачак

Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге VI өлкә «Тук тамак» татар ашлары бәйрәм-конкурсына чакыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зур гастрономия бәйрәме 2026 елның 14 февралендә узачак. «Бу конкурс кына түгел, ә Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган чын зәвык, гореф-гадәтләр һәм кунакчыллык фестивале булачак», ди оештыручылар.

Әлеге конкурста милләтенә, яшенә (5 яшьтән) һәм аш-су тәҗрибәсенә карамастан, һәркем катнаша ала. Иң мөһиме татар ашларын ярату кирәк, диелгән хәбәрдә.

Җиңүченең рецепты һәм фотосы «Новосибирск татарлары» газетасында басылып чыгачак. Бәйрәмнең максаты-уникаль татар рецептларын саклап калу һәм популярлаштыру, кулинарларга үзләрен күрсәтергә һәм милләтара дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга мөмкинлек бирү.

news_right_1
news_right_2
news_bot