news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскида «Супер-әби» өлкә бәйгесендә катнашырга чакыралар

12 октябрьдә 14.00 сәгатьтә Новосибирск өлксендә Татар мәдәнияте йортында «Супер-әби» өлкә конкурсы була. Теләге булган һәркемне традициягә әверелгән бәйгедә катнашырга чакыралар. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Новосибирск татарлары» сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Сез конкурста катнашучы яки тамашачы һәм җанатар була аласыз. Иң мөһиме, иң алтын кешеләребез - әбиләр тапшырган татар мәдәнияте белән очрашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Үзегез килегез, балаларыгызны һәм оныкларыгызны алып килегез!» - диелгән хәбәрдә.

Керү түләүсез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100